22 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Бишенче Россия – АСЕАН саммиты Казанда узачак
Россия Президентының 21 апрельдәге указы нигезендә, бишенче Россия – АСЕАН саммиты Казанда узачак. Чараны әзерләү һәм уздыру өчен оештыру комитеты төзелә. Аның рәисе итеп Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков билгеләнде, ә комитет составы якын арада расланачак.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Рәис Миңнехановны Дуслык ордены белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасының Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановны Дуслык ордены белән бүләкләде. Шул хактагы указ хокукый актлар порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Күпбалалы гаиләләр, керемнәре артып китсә дә, пособие алачак
Күпбалалы гаиләләр, керемнәре билгеләнгән күрсәткечтән бераз артып китсә дә, балага айлык түләү алуны дәвам итәчәк.
-
Җәмгыять
Мондый язлар булган иде инде
Бүген урамдагы һава торышына карап, һич кенә дә апрель ахыры дип ышана торган түгел. Урамда плюслы һава булса да, әле газ мичләрен дә сүндереп булмый. Кояш чыккан чакта факелга калдырсак, ул болыт артына качуга, өйләр суына.
-
Яңалыклар
Татарстан елның иң яхшы спорт төбәге дип танылды
Татарстан Россиянең иң яхшы спорт төбәге дип танылды, республика СБК премиясендә җиңү яулады.
-
Яңалыклар
Бу атнада Казанда язгы ярминкәнең соңгы көне узачак
Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.
-
МӨҺИМ
Былтыр өчен быел түлисе: байлар белән беррәттән, гади халык та хисап тотачак
Татарстанда 39 миллиардер яши. Бер ел эчендә аларның саны ике кешегә арткан. Бу хакта журналистларга Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте. Ул узган елда алган керемнәр өчен салым декларациясен 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк икәнен дә искә төшерде. Байлар белән беррәттән, гади халык та хисап тотачак.